Мобилизация бүлеге Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының үз компетенциясе кысаларында Казан шәһәре җирле үзидарә органнары тарафыннан оборона, мобилизацион әзерлек һәм мобилизацияләү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны тәкмин итү өлкәсендә вәкаләтләрне башкару функциясен гамәлгә ашыручы бүлекчәсе булып тора. Мобилизация бүлеге эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе башкара. Мобилизация бүлеге үзенә йөкләнгән вәкаләтләрне һәм функцияләрне үтәү кысаларында үз эшен мөстәкыйль рәвештә планлаштыра һәм оештыра.