Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2019, 12:27

И.Метшин: «Бер генә төбәк тә мондый тиңдәшсез капиталь ремонт программалары белән мактана алмый»


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Ксения Швецова). Соңгы 7 ел эчендә Казанда 200 мәгариф объектына капиталь ремонт ясалды: 135 мәктәп һәм 65 балалар бакчасы. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә тормышка ашырыла торган республика программалары ярдәмендә шундый яхшы нәтиҗәләргә ирешелде, дип билгеләп үтте.

Социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлауның төп нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2012 елдан 2018 елга кадәр Казанда төзелеш елы 1981 елдан өлкәнрәк булган 138 мәктәп капиталь ремонтланган, гомуми суммасы 3,46 млрд.сум. Бу мәктәпләрдә 78 меңнән артык укучы белем ала. Ә 2015 елдан белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт программасына мәктәпләр белән бергә 1983 елдан алдарак төзелгән балалар бакчалары да кертелә. 4 ел эчендә 33 балалар бакчасы ремонтланган, аларга 5700-дән артык бала йөри.

Моннан тыш, 2015 елда «Юл картасы» проекты буенча 6 балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 26 төркем торгызылды. Аларда ясле яшеннән алып чыгарылыш төркемнәренә кадәр булган балалар өчен 975 өстәмә урын булдырылды.

«7 ел эчендә Казанда 200 белем бирү объекты 5 млрд.сумга ремонтланды», – диде И.Гыйниятуллин. Бу биналарда моңа кадәр беркайчан да комплекслы капиталь ремонт ясалмаган, дип өстәде ул. Шул ук вакытта узган ел ремонтланган 30-нчы номерлы иң өлкән балалар бакчасына 83 яшь тулды.

Социаль объектларны яңарту өлкәсендә республика программалары ярдәмендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин һәм бүгенге көндә Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә барлыгы 40 программа гамәлгә ашырыла, дип искәртте.

«Президентыбызның бу төр социаль программалары - республиканың зур байлыгы. Алар, чыннан да, төрле яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшырталар, – диде И.Метшин. – Без балалар бакчаларын, мәктәпләрне, яшүсмерләр клубларын саклап калдык, аларны кибетләргә дә, даруханәләргә дә бирмәдек. Биналар иске, шуңа да кыен иде. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без булдыра алдык. Саннар үзләре турында үзләре сөйли: 135 мәктәп ремонтланган, 65 яңартылган балалар бакчасы инде балаларны кабул итә. Зур мөмкинлекләре булган Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, бер генә төбәк тә кешеләр тормышын сыйфатлы яхшырта торган тиңдәшсез программалар белән мактана алмый».

Быел мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына 17 объект керде: 16 балалар бакчасы һәм Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернаты, гомуми суммасы - 651 млн. сум. Ремонт барышында түбә, фасад, керү төркемнәре, санитар узеллар, инженерлык челтәрләре яңартыла, тәрәзәләр, эчке ишекләр алмаштырыла, балалар бакчаларында исә беренче катларда җылы идәннәр урнаштыру һәм күләгә түбәләр алыштыру эшләре башкарыла. Моннан тыш, җылылык сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 балалар бакчасының фасадларын җылыту эшләре бара, 48 мәктәпнең территорияләре беренче тапкыр яңартыла, 30 спорт залы, 39 мәктәп ашханәсе һәм 10 актлар залы капиталь ремонтланды. Консолидацияләнгән бюджет чыганаклары хисабына бу максатларга 1,5 млрд. сум акча юнәлдерелгән.

«Сентябрь аенда ремонтланган учреждениеләргә 3 меңгә якын бала һәм укучы барачак, алар үсеш өчен заманча уңайлы шартлар алачак», – дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.08.2019
Видеорепортаж
26.08.2019 10:33
Барлык яңалыклар