Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2021, 08:45

Казан укытучылары Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы университетларында белем алу өчен грантлар алачаклар

Мондый карарны шәһәр Мэры Илсур Метшин шәһәрнең яшь педагоглар ассоциациясе вәкилләре белән очрашуда кабул итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алина Бережная). Казанда шәһәр мәктәпләренең педагогик һәм идарәче кадрларына ярдәм итү буенча грант программасы эшли башлаячак. Җиңүчеләргә Россия һәм чит илләрнең алдынгы белем бирү оешмаларында стажировка узу, шулай ук халыкара онлайн-платформаларда белем алу мөмкинлеге биреләчәк. Моннан тыш, Казанда Made in Kazan проектының укытучылар өчен махсус аналогы пәйда булырга мөмкин. Казан Мэры Илсур Метшин Укытучылар көне алдыннан ТР Милли китапханәсендә узган шәһәрнең яшь педагоглар ассоциациясе вәкилләре белән очрашуда шундый карар кабул итте. Модератор Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов булды.

Укытучыларга һәм Казан мәктәпләре җитәкчеләренә грант ярдәме күрсәтелсен. Мәгариф өлкәсенең иң яхшы вәкилләренә Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы уку йортларында белем алу мөмкинлеге бирелсен. Шундый тәкъдим белән Казанның халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада «Алгарыш» дип аталган мондый грантлар программасы гамәлгә ашырыла инде, әмма бөтен Татарстанга 5-6 урын бүлеп бирелә, ләкин талантлы укытучылар күпкә күбрәк. «Мин һәрвакыт әйтәм, иң яхшы кертемнәрнең берсе – һөнәри үсеш. Миңа бәхет елмайды, Мин «Алгарыш» грантына ия булдым һәм миңа Швейцариядә магистратураны тәмамларга насыйп булды. Шәһәрдә мондый грант проектларын оештыру, укытучыларга уку мөмкинлеге бирү яхшы булыр иде, ә үсеш векторын алар үзләре сайлый алыр иде», – дип билгеләде Нияз Гафиятуллин.

Илсур Метшин әлеге идеяне хуплады, уку бары тик иң яхшы югары уку йортларында гына узарга тиеш, ә кандидатларны сайлап алу өчен төгәл критерийлар уйлап табарга кирәк, мәсәлән, олимпиадаларда җиңүчеләр яки дөньяның югары уку йортларына керүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча.

Шуның белән бергә шәһәр башлыгы яшь укытучыларга ярдәм итү проектын да башлап җибәрде. Илсур Метшин иң актив яңа эшли башлаган 100 укытучыны Coursera платформасында өстәмә белем алу өчен 15-әр мең сум сертификат белән бүләкләргә тәкъдим итте. «Бу яхшы тәҗрибә һәм һөнәри укытуга өлеш булачак», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Coursera – халыкара белем бирү онлайн-платформасы. Проект бөтен дөнья буенча 200-дән артык университетлар һәм компанияләр белән хезмәттәшлек итә. Алар курсларны төрле өлкәләрдә, рус, инглиз һәм башка телләрдә бастырып чыгаралар һәм алып баралар. 2012 елда Стэнфорд университетының ике профессоры Эндрю Нг һәм Дафна Коллер тарафыннан эшләтеп җибәрелгән программа хәзер дөньяда онлайн-укытуның иң эре платформаларыннан берсе булып тора, анда 87 миллион укучы теркәлгән. Ул Россиядә дә популярлаша бара. Проект дөньякүләм университетлар һәм тармак партнерлары белән хезмәттәшлек итүне, киң каталог контентны, шул исәптән идарә ителә торган проектлар, курслар, белгечлекләр, сертификатлар, шулай ук бакалавр һәм магистр дәрәҗәсен күздә тота.


Әлеге проект кысаларында Казаннан укырга кандидатлар исемлеге яшь педагоглар ассоциациясе тарафыннан төзеләчәк. Исегезгә төшерәбез, ассоциация 2012 елда төзелгән иде, аның әгъзалары булып 35 яшькә кадәрге 2262 укытучы тора, шуларның 400-е – һәр белем бирү оешмасыннан вәкилләр кергән актив.

Шәһәр укытучылары өчен мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән онлайн-курслар һәм офлайн-курслар. Бу инициатива белән 121-нче номерлы лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих һәм география укытучысы Максим Николаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, укытучылар белемнәрен даими камилләштерүгә, мәгариф өлкәсендә югары квалификацияле белгечләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнүгә мохтаҗ. Укытучы яшь педагоглар өчен укыту курслары үткәрергә тәкъдим итте. «Минемчә, 100-200 педагогны башка шәһәрләргә җибәрү урынына, мөгаен, спикерларны Казанга җәлеп итү очсызрактыр», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгына Максим Николаев.

Илсур Метшин Made in Kazan үрнәге буенча мондый курсларның яшь укытучылар өчен генә түгел, стажлы педагоглар өчен дә булырга тиешлеген билгеләп үтте. Шулай ук семинарларны даими – елга ике тапкыр үткәрү мөһим, дип саный шәһәр башлыгы. «Сезнең бу хакта сөйләвегез, алга таба да үсәргә теләгегез булуы мөһим, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Нинди белгечләрне чакырырга кирәк икәнен үзегез әйтерсез, исемлек төзегез һәм өлгерсәк, ноябрь аенда ук беренче семинар үткәрергә мөмкин булачак. Хәзер безнең ремонтланган мәйданчыклар бар, иң мөһиме – белгечләр графигына туры килү».

Укытучыларга күчемсез милек сатып алуда ярдәм итәргә кирәк дигән тәкъдим белән Мэрга педагогик берләшмә исеменнән 3-нче номерлы гимназиянең физик культура укытучысы Энҗе Усманова мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, үзе Казанга Башкортстаннан килгән, озак вакытлар фатирны арендалап яшәгән. «Хәзер коммерция ипотекасы алдым, бик шат, әмма түләү җиңел түгел. Казанга килгән барлык укытучылар өчен торак мәсьәләсе килеп баса», – дип билгеләп үтте ул һәм шәһәрнең яшь укытучылар өчен торак программасын башлап җибәрү мөмкинлеге бармы, дип кызыксынды.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә җентекләп эшләп бетерүне таләп итә. Әмма инде бүген үк Илсур Метшин укытучылар өчен социаль ипотека шартларындагы үзгәрешләрне карарга тәкъдим итте, аерым алганда, Казан пропискасы урынына шәһәрдәге эш стажын исәпкә алырга кирәк. «Бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк, елдан-ел социаль ипотекада катнашучылар арта бара. Без торак сәясәте идарәсе, республиканың торак фондындагы хезмәттәшләребез белән яңа шартлар буенча фикер алышачакбыз һәм мин Татарстан Президенты дәрәҗәсендә бу инициатива белән чыгарга әзер булачакмын», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.

Шулай ук Илсур Метшин укытучыларга ярдәм итүнең башка мөмкин булган чараларын да җентекләп тикшерергә, аерым алганда, мәдәни һәм спорт чараларына керү өчен ташламалар карауны йөкләде.

Очрашуда шәхси характердагы сораулар да яңгырады. Аерым алганда, 102-нче номерлы гимназиянең математика укытучысы Анастасия Сотникова шәһәр башлыгыннан идеаль укытучы образы белән кызыксынды.

«Һәрберебезнең онытылмас тәэсир калдырган, тормышыбызга, формалашуыбызга йогынты ясаган укытучысы турында истәлекләре бар. Педагог – ул тумыштан бирелгән сәләт. Алар бу сүзнең яхшы мәгънәсендә үзенчәлекле кешеләр. Идеаль укытучы бөтен җаны белән балаларны ярата. Укытучы булу – зур хезмәт ул, чөнки нәкъ менә шушы кешеләргә без, ата-аналар, балаларны, аларның тормышка карашларын, уй-фикерләрен, белемнәрен ышанып тапшырабыз», – дип уртаклашты Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы үзенең мәктәп укытучыларын искә төшерде. «Сүз уңаеннан, бүген сыйныф җитәкчесе Наталья Владимировна Кадышникованың туган көне, аны сыйныфташларымның котлаган видеосын карадым, ә ул һаман да шул – шул ук күзләр, шул ук елмаю белән», – дип сөйләде Илсур Метшин.

Очрашу ахырында шәһәр башлыгы барлык укытучыларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Сез сезне октябрьдә генә искә төшерүгә лаек түгел, хөрмәтле укытучыларыбыз, педагогларыбыз. «Укытучы» сүзе белән һәр кешене гомер буе иң кадерле әйберләр бәйли. Алар икенче әти-әниләребез. Сезгә, укытучыларга, баш иябез, һөнәрегез ләззәт китерсен, үз сәләтләрегезне тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булсын», – дип мөрәҗәгать итте педагогларга Илсур Метшин

 

Фоторепортаж
И.Метшин Казанның яшь педагоглары ассоциациясе вәкилләре белән очрашты
Видеорепортаж
05.10.2021 08:45
Казан Мэрының яшь педагоглар белән очрашуы
Барлык яңалыклар