Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2021, 11:47

Казанлылар «Глаголица»VIII бәйсез әдәби премиягә дәгъва кылучыларның озын исемлегенә керде

Гомумән алганда, конкурста катнашу өчен дөньяның 19 иленнән 1,4 меңгә якын эш килгән.

Фото: vk.com/glagolitsa_rt

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). «Глаголица»VIII бәйсез әдәби премиягә дәгъва кылучыларның «озын исемлеге» басылды. Аңа 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 240 яшь язучы, шул исәптән Казаннан да, катнашучылар кергән.

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе – бөтен дөньядан яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр өчен ике телле халыкара проект, эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. Гомумән алганда, премиягә дөньяның 19 иленнән 1,4 меңгә якын әсәр тапшырылган. Иң күп гаризалар Мәскәүдән килгән, икенче урында – Казан, өченчедә – Санкт-Петербург. Жюри әгъзалары арасында Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Ркаил Зәйдулла, Виктор Лунин һәм башкалар бар.

Казанлылар премиянең барлык номинацияләрендә дә диярлек озын исемлеккә керде. Мәсәлән, «Рус телендәге поэзия» номинациясендә 10-13 яшьлекләр арасында Арина Гатауллинаның «Тоска», 10-13 яшьлекләр арасында «Татар телендә поэзия» номинациясендә Азалия Сәгъдиеваның «Яшә, туган телем!», 14-17 яшьлекләр арасында – Язилә Сәгъдиеваның «Тукай абый» , Йосыф Шәңгәрәевның «Абый күзләре», Зәйнәп Латыйпованың «Мөгаллим», Динә Абдрахманованың «Минем иҗатым», «Рус телендәге проза» номинациясендә 14-17 яшьлекләр арасында Камилә Харисованың «Кыз һәм җәй», «Татар телендәге проза» номинациясендә 10-13 яшьлекләр арасында Хәдичә Шәмсетдинованың «Туган көн бүләге» , 14-17 яшьлекләр арасында – Салават Маматкуловның «Мәрхәмәтле бул, Казан», «Әдәби тәрҗемәләр» номинациясендә 14-17 яшьлекләр категориясендә – Лина Руссның «Кот мой Джеффри», Мария Яковлеваның «Оскар Уайльд. Соловей и Роза» , «Эссеистика на русском языке» номинациясендә 14-17 яшьлекләр арасында Илнара Хәйруллинаның «Мы точно полетим на Марс!!!», Никита Кудрявцевның «Весь мир-комнаты» әсәрләре аерып алынды.

Быел премиядә беренче тапкыр «Русчадан татарчага һәм татарчадан русчага әдәби тәрҗемәләр» номинациясе барлыкка килде. Озын исемлеккә Казан, Кайбыч, Саба, Яшел Үзән, Алабуга, Спас һәм Татарстанның башка районнарыннан катнашучылар керде. Аерым алганда, 14-17 яшьлекләр арасында Мәрьям Билалованың «Шушик әби», Йолдыз Сираҗиеваның «Бала», Миләүшә Гобәеваның «Эльмира Шәрифуллина. Алтын балык» билгеләп үтелде.

Рус телендә язучы чит ил авторлары өчен оештырылган «Билингвалар» номинациясендә Испания, Германия, Италия, Швеция, АКШ, Кытай, Австрия, Франция һәм башка илләрдән килгән катнашучылар билгеләп үтелде.

Озын исемлек «Глаголица» сайтында бастырылды.

Жюри карарыннан соң, ноябрь аенда Казанга биш көнлек әдәби сменага киләчәк катнашучыларның кыска исемлеге төзеләчәк. Француз язучысы Бернардо Фрио быелгы премиянең хөрмәтле кунагы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар