Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2021, 10:26

Халык әкиятләре заманча интерпретациядә – Казан халкына һәм кунакларына «Агачлар ни турында җырлый» спектаклен тәкъдим иттеләр

Әлеге тамаша Идел буенда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен һәм рухын ачты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Берничә йөз казанлы һәм шәһәр кунаклары премьерасы Горький исемендәге паркта узган «Агачлар ни турында җырлый» дигән уникаль куелышның беренче тамашачылары булды. Бу көннәрдә анда ачык һавада спектакль өчен махсус импровизацияләнгән сәхнә оештырылды.

Урам күрсәтүе кунакларына 4 әкият – удмурт «Красавица береза» («Каен кызы»), чуваш «Юман-батыр» ( «Имән-Батыр» ), мордваның «Дуболго Пичай» һәм мари халкының «Волшебный меч» («Тылсымлы кылыч») әкиятләрен берләштергән иҗади эшне күрергә туры килде. Бу әсәрләрнең һәркайсы Идел буенда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен һәм рухын күрсәтә.

Иҗади төркемнең тырышлыгын бәяләргә теләүчеләр бик күп булып чыкты. «Күрми калмыйм дип паркка эштән соң махсус ашыктым. Бу халык әкиятләрен мин белмим, шуңа күрә куелышны карау икеләтә кызык булачак», – дип сөйләде студент кыз Анна Трофимова.


Ә менә Александр Еремин әкиятләрнең берсе белән таныш булып чыкты. Мордовиядә туып-үскән, инде берничә ел Казанда яшәүче егет, «Дуболго Пичай» – балалар аеруча ярата торган иң танылган мордва әкиятләреннән берсе, дип сөйләде. «Әкиятне яңа укуда бик күрәсем килде, шуңа килдем, һәм менә мондый бик яхшы мөмкинлек барлыкка килде, өстәвенә әле саф һавада. Әсәрнең төп мәгънәсе дөрес бирелер дип өметләнәм», – дип билгеләп үтте яшь кеше спектакль башланыр алдыннан.

 

Куелышка кызыксынуны яшь казанлылар да, өлкән буын вәкилләре дә күрсәтте. Наталья Васильева театрга аеруча мәхәббәте булуын, шуңа күрә бу куелыштан көтелмәгән карарлар көтүе турында әйтте. «Бер куелышка берьюлы берничә халык әкиятен берләштерү җиңел түгел, шуңа күрә нәтиҗәне күрәсе килә. Спектакльне паркта күрсәтү карары миңа бик уңышлы тоела, мондый мәйданчыкта авторларның барлык уйларын тоту җиңелрәк булачак. Мин алдан ук килдем һәм декорацияне күрергә өлгердем – алар минималь, әмма шундый матур», – дип билгеләде ул.


Шулай итеп, зур яшел кыр уртасында «көзге елга» барлыкка килде, аның ярында дүрт йорт урнашкан. Спектакль башланыр алдыннан ачык һавадагы импровизацияләнгән театрда тынлык урнашты, аны бары халык җырлары гына бозды. Танылган әсәрләрнең сюжетларын тамашачыларга биюләр, музыка һәм гореф-гадәтләр аша ачып җибәрделәр. Спектакльдә төрле милләт кешеләренең тормыш рәвеше үзенчәлекләре тәкъдим ителде, әмма шул ук вакытта аларның уртак кыйммәтләре дә күрсәтелде. Барлык дүрт әкиятне дә табигать һәм аңа мәхәббәт темасы берләштергән, чөнки борынгы заманнардан бирле Идел буе халыклары арасында дөнья агачы турында төшенчә яшәгән. Мәсәлән, марилар һәм удмуртлар изге агачлыкларны хөрмәтләгәннәр, урман зонасында яшәгән мордвалар агачларны шигырьләштергән, ә чуашларда урманга сакчыл мөнәсәбәтнең күп гасырлык традицияләре булган.

Спектакльне тагын да яктырак һәм бай итәргә күпмилләтле иҗади коллектив ярдәм итте. Куелыш өстендә бурят режиссеры Сойжин Жамбалова, Мәскәү рәссамы-куючысы Ольга Богатищева, Осетиядән хореограф-куючы Мария Сиукаева һәм Бурятиядән композитор Дахалэ Жамбалов эшләде. Рольләрне Казан, Мәскәү һәм Түбән Новгородтан 15 актер башкарды. Алар арасында театр югары уку йортлары студентлары һәм гамәлдәге актерлар. Аларның кайберләре шулай ук әкиятләре спектакльнең нигезен тәшкил иткән халык вәкилләре. Иҗади команда проектка аерым игътибар белән якын килде, халыкларның гореф-гадәтләрен, образларын, мифларын һәм риваятьләрен җентекләп өйрәнде. 


 Спектакльнең мөһим үзенчәлеге шунда: бу фольклор реконструкциясе түгел, ә театр телендә әсәрләрне заманча интерпретацияләү. Мондый гадәти булмаган форматны күп кенә казанлылар һәм шәһәр кунаклары сөенеп каршы алды. Чебоксардан берничә көнгә килгән Наталья Пралькова күргәннәрдән канәгать калды. «Мин Казанга берничә көнгә ял итәргә килдем һәм очраклы рәвештә бу чараның анонсын күрдем. Ә анда безнең чуваш әкияте булачагын укыгач, моны күрми кала алмавымны аңладым. Миңа бик ошады. Ут, тавыш, костюмнар, атрибутика – барысы да югары дәрәҗәдә. Шундый стандарт булмаган алымнар кулланылган. Мөгаен, кайбер моментлар барысына да аңлашылып бетмәгәндер, һәркем үзенчә интерпретацияләде. Куелышка, һичшиксез, барырга кирәк, ул беркемне дә битараф калдырмаячак», – дип тәэсирләре белән уртаклашты тамашачы.

Уникаль куелышны шәһәр халкы тагын ике көн – 12-нче һәм 13-нче август көннәрендә карый алачак. Күрсәтү 18:30 сәгатьтә башлана. Куелыш озынлыгы 2 сәгать дәвам итә. Спектакль рус телендә бара, аны 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар карый ала.

Исегезгә төшерәбез, проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан Мэриясе инициативасы белән гамәлгә куелды.

 


Фоторепортаж
«Агачлар ни турында җырлый» спектакле премьерасы
Видеорепортаж
12.08.2021 10:30
Горький исемендәге паркта «Агачлар ни турында җырлый» спектакленең премьерасы булды
Барлык яңалыклар