Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2021, 13:42

Сойжин Жамбалова: «Көнкүреш сюжетлары белән әкиятләр күп, ләкин аларның һәркайсын да сәхнәдә куеп булмый»

Горький исемендәге паркта ачык һавада узачак «Агачлар ни турында җырлый» спектакленең режиссеры уникаль куелышның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 11-нче, 12-нче һәм 13-нче август көннәрендә Казанда Горький исемендәге паркның яшел аланында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» спектакле премьерасы узачак. Әлеге спектакль ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әзерләнгән һәм Идел буе халыкларының дүрт әкиятенә нигезләнгән. Казан Мэриясе инициативасы тарафыннан булдырылган гадәти булмаган проектның ничек барлыкка килүе турында, куелышта катнашкан минималистик декорацияләр һәм белгечләр турында KZN.RU порталына режиссер Сойжин Жамбалова сөйләде.

«Материал эзләгәндә без төрле халыкларның күп кенә әкиятләрен укып чыктык. Безнең өчен, театр кешеләре буларак, тарихның матур образлар, метафоралар һәм темалар белән тулыландырылуы мөһим иде, – дип аңлатты режиссер. – көнкүреш сюжетлары белән әкиятләр күп, һәм алар бик матур, ләкин һәрберсен дә сәхнәләштереп булмый. Безгә рәссамнар буларак, фантазияләргә мөмкинлек бирә торган әкиятләр сайлау, безгә театр телендә бу тарихны формалаштырып, фантазияләп һәм ахырына кадәр уйлап бетерергә мөмкинлек бирү мөһим иде».

Нәтиҗәдә, куелыш өчен удмуртның «Красавица береза», чуашның «Юман-батыр», мордва халкының «Дуболго Пичай» һәм мариның «Волшебный меч» әсәрләре сайлап алынды. Дүрт әкиятнең һәркайсы уникаль, Идел буенда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, рухын күрсәтә. Мәсәлән, удмурт тарихы – рус «Алтын балыг»ының үзенчәлекле тиңдәше, ләкин аның ахыры моңсу. Ә мордва әкияте мунча йолалары белән бәйләнгән – бу халыкның мәдәнияте алар белән тыгыз бәйләнгән.

«Барлык сюжетларның бер-берсе белән ни дәрәҗәдә аралашуын ачыклау гаҗәп булды. Бу төрле халыкларның әкиятләрендә кабатлана торган сюжетлар булуын күрсәтә. Бу темаларның барысы да һәркемнең аңында инде, алар безгә балачактан ук салынган», – диде Сойжин Жамбалова.

Материалны әдәби бүлек өчен җаваплы Ләйсән Фәизова сайлап алган. Моның өчен ул китапханәгә йөргән, экспертлар белән аралашкан. Белгечләр шулай ук проектта катнашучыларга мифология буенча лекцияләр укыган. Куелышның рәссамы – Мәскәүдән Ольга Богатищева, хореограф – Мария Сиукаева, ул шулай ук ил башкаласыннан. Тулаем алганда, спектакль зур профессионаллар командасы тарафыннан булдырылган. Актерларны кастинг нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар, нәтиҗәдә Татарстанның төрле театрлары артистлары, ГИТИС студентлары һәм аның чыгарылыш укучылары , Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе чыгарылыш укучылары катнашкан.

Театр сәхнәсе булып Горький исемендәге паркның яшел аланы хезмәт итәчәк, декорацияләр аз файдаланылачак – бары тик «көзгеле елга» һәм дүрт йорт, якын арада аларны монтажлау башланачак. «Рәссам көзгеле дөньядан киңлек тудырды, һәм бу символик рәвештә – ул әллә чын, әллә юк, – дип аңлатты режиссер. – Без түземсезлек белән декорация барлыкка килүне көтәбез, бу һәрвакыт дулкынландыргыч момент».

«Агачлар ни турында җырлый» дигән куелыш 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен каралган һәм рус телендә күрсәтеләчәк. Спектакльне Казанда өч көн эчендә генә куячаклар.

Спектакль 18:30 сәгатьтә башланачак һәм 2 сәгать дәвам итәчәк. Керү ирекле, әмма тамашачыларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Барлык яңалыклар