Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 16:19

Казанда Леонид Каневский катнашында танылган телепрограмма төшерелде

Актер Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсендә булды, анда ул полиция тарихы музее экспозициясе белән танышты.

Фото:  Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казанда актер Леонид Каневский катнашында популяр телепрограмма төшерелде. Төшерүдән соң актер Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә булды. Ведомство башлыгы Александр Мищихин аңа Казан хокук саклау сакчыларының эше, яшь хезмәткәрләр әзерләү турында сөйләде, берничә дистә ел элек экранда барлыкка килгән милиционерларның образлары хәзерге полицейскийлар өчен үрнәк булып тора, дип ассызыклады.

 

Александр Мищихин Леонид Каневскийга полициянең дежур өлешен, «Куркынычсыз шәһәр» һәм «Куркынычсыз ишегалды» системалары эшен күрсәтте. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә урнаштырылган барлык камералардан төшерелгән картина идарәнең видеомониторинг бүлегенә чыгарыла һәм полиция хезмәткәрләре онлайн рәвештә шәһәр урамнарындагы оператив хәлләрне контрольдә тота. Леонид Каневский шулай ук идарә музее тарихы һәм экспозициясе белән танышты, анда Казанның эчке эшләр органнары эше турында сөйләүче күпсанлы экспонатлар җыелган.

Казанда «Следствие вели...» программасын берничә тапкыр төшергәннәр, анда криминаль вакыйгалар турында гына түгел, көнкүреш, совет чоры республика башкаласында яшәүчеләрнең холыклары тасвирланган. Артист полковникка иҗади проектларны тормышка ашыруда төшерү төркеменә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Программаның яңа сериясенең эфирга чыгуы якын арада планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар