Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2021, 10:38

Татарстанның Милли китапханәсенә бары тик QR-кодлар буенча гына кертә башлаячаклар

Яңа кагыйдәләр 15-нче ноябрьдән үз көченә керә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 15-нче ноябрьдән ТР Милли китапханәсенә керү бары вакцинацияне яисә соңгы 6 ай эчендә авырганны раслаучы QR-код күрсәткәндә генә мөмкин булачак. Яңа тәртип уку залларында булганда гына түгел, ә учреждениедә чаралар уздырганда да гамәлдә булачак.

Бу датага кадәр китапханә элеккечә мәҗбүри температураны үлчәү һәм саклык битлекләре режимында эшләячәк. Барлык 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр планлаштырылган чаралар соңрак даталарга күчереләчәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта эш көннәрендә китапханәгә керү бөтен кешегә рөхсәт ителә. Ял көннәрендә учреждениегә керү укучы билетлары яки чараларга теркәлү буенча гына башкарылган. Мондый эш режимы 16-нчы октябрьдән кертелде.

Барлык яңалыклар