26 июльдә 15.09 сәгатьтә "Мәскәү" Мәдәният үзәгендә Волгоград өлкәсе ветераннарының иҗат, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале лауреатлары һәм "Балкыш" ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзэшчән башкаручылар республика фестивале лауреатларының уртак концерты узачак. Очрашу барышында кунакларга "Жизнелюб" проекты турында сөйләргә планлаштырыла.
Концертта шулай ук "Балкыш" ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзэшчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары, Казанның иҗат коллективлары һ.б. катнашачак.