Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2026, 18:13

Е.Лодвигова: «Лидер хатын-кызлар үзгәрешләр көтеп яшәми, алар моны үз куллары белән булдыра һәм бу хакта бер-берсенә хәбәр итә»

Казанның «KazanForum 2026» мәйданчыгында БРИКС, ШХО, АСЕАН һәм ИХО илләрендә хатын-кыз эшмәкәрләрнең халыкара хезмәттәшлеген үстерү турында фикер алыштылар

Фото Халыкара һәм муниципаль багланышлар идарәсеннән алынды

XVII халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» икътисади форумы мәйданчыкларында ИХО, БРИКС, АСЕАН һәм ШХО илләрендә яшәүче хатын-кыз эшмәкәрләрнең халыкара хезмәттәшлеген киңәйтүгә багышланган сессия узды. Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова муниципаль идарәдә һәм депутат эшчәнлегендә хатын-кызларның роле турында сөйләде, нәтиҗәле лидерлык үрнәге буларак Казан тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта Казан шәһәр Думасы депутатларының 32%-ын хатын-кызлар тәшкил итә.

Евгения Лодвигова сүзләренчә, «Өмет» хатын-кызлар берләшмәсенең эше системалы характерда: депутатлар закон чыгару эшчәнлегендә катнашу белән бергә, муниципаль предприятиеләрне, шулай ук төп социаль һәм мәгариф проектларын җитәкли. «Безнең депутат берләшмәсендә төрле милләт вәкилләре бар һәм алар төрле юнәлешләрдә эшли. Бу җәмгыять ихтыяҗларын нәтиҗәле чагылдырырга һәм парламент эшчәнлегендә хатын-кызларның йогынтысын көчәйтергә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы урынбасары.

Уңышлы социаль проектлар мисалында ул Ярдәм фондын һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәген булдыручы депутат Мәликә Гыйльметдинова, шулай ук сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус кием булдыручы GT DRESS проекты авторы Дәлия Гайнанова эшчәнлеген атады.

Хатын-кызларның һәм балаларның хокукларын яклау, гаилә институтын ныгыту, аналарга, сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү, хәйриячелекне үстерү һәм бизнес, иҗтимагый оешмалар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итү – составына хатын-кызлар кергән депутатлар корпусы эшчәнлегенең төп өстенлекле эш юнәлеше булып тора.

Чыгышның шактый өлеше халыкара элемтәләргә багышланган иде. Евгения Лодвигова Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән БРИКС+ илләренә керә торган шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясен төзү турында искә төшерде. Әлеге структура кысаларында БРИКС+ хатын-кызлар комитеты эшли башлаган, аның беренче утырышы 2025 елда Бразилиянең Марика шәһәрендә узган һәм ул хатын-кыз хокукларын яклау, хезмәттәшлек турындагы меморандумга имза кую белән тәмамланган. Багланышлар Нью-Делида дәвам иткән, анда «Хатын-кызлар багланышы» БРИКС+ илләрендәге, шул исәптән Россия, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы һәм Эфиопия лидерларын берләштергән.

«Заманча халыкара система күп полярлы алымнар таләп итә. Әйдәп баручы хатын-кызлар бүген глобаль көн тәртибен аерым бер кешенең ихтыяҗлары белән тоташтыра торган күпергә әйләнә. Лидер хатын-кызлар үзгәрешләр көтеп яшәми, алар моны үз куллары белән булдыра һәм бу хакта бер-берсенә хәбәр итә», – дип билгеләде Лодвигова.

Чыгышын тәмамлап, Казан башлыгы урынбасары халыкара оешмаларда хатын-кызлар роленең формаль күрсәткеч булудан туктавын, тәкъдимнәрне хуплау буенча кирәкле механизмга әйләнүен аңлатты. «Без Казанда, Делида, Аддис-Абебада яки Джакартада хатын-кызлар башлап җибәргән уңышлы, яхшы проектның игътибар үзәгендә булуын телибез, шуңа омтылабыз», – дип сүзен тәмамлады ул.

Чыгыш ясаучы нәкъ менә ачык аралашу, уртак эш һәм көчләрне берләштерү аша үзара ихтирамга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән гадел, чәчәк ата торган дөнья төзергә мөмкин булуына ышаныч белдерде.

Сессия эшендә шулай ук БРИКС, АСЕАН, ШХО һәм ИХО илләреннән халыкара эшлекле һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Очрашуның модераторы итеп билгеләнгән БРИКС Эшлекле хатын-кызлар альянсының Россия буенча рәисе Анна Нестерова да сессиядә чыгыш ясады.

Чит илләрдән спикер буларак BG Capital Holdings (Малайзия) төркеменең идарәче директоры Сализа Абдулл, Grow4Growth Consultant Co.Ltd га (Камбоджа) нигез салучы һәм башкарма директоры Ким Тол Тан, Вьетнам Хатын-кыз эшмәкәрләре советы рәисе Минь Тхи Тует Нгуен, Лаос Хатын-кыз эшмәкәрләре ассоциациясе идарәсе әгъзасы Буфамани Чунармани, шулай ук Индонезия хатын-кыз эшмәкәрләре ассоциациясенең сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча рәис урынбасары Маика Нурхаяти чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда XVII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы уза. Әлеге вакыйганы үткәрү тарихында 2026 елгы мәйданчык иң зурысы санала: форумда 103 ил вәкиле үзенең катнашуын раслаган.

Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе

Барлык яңалыклар