Денис Гордийко фотосы
Казанда яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз, мошенниклар сүзләренә ышанып, 600 мең сум югалткан. Җинаятьчеләр үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырган һәм хатын-кызны смс хәбәр белән килгән кодны әйтеп бирергә күндергән.
Полиция мәгълүматлары буенча, хатын-кызга таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсия яшен яңадан санау кирәклеге турында хәбәр иткән һәм смс хәбәрдәге кодны әйтеп бирүне сораган. Аннары мошенникларның күрсәткечләрен үтәп, зыян күрүче банкоматлар аша билгесез хисапларга 600 мең сум тирәсе акча күчергән. Бераздан шәһәрле үзенең алданганын аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе.
Шәһәр халкына уяу булырга кирәклеге турында искәртәләр: беркайчан да чит кешеләргә шәхси мәгълүматларны, карта турында белешмәне, хәбәрләрдән кодларны, шулай ук логин һәм серсүзләрне хәбәр итәргә ярамый. Пенсияләр һәм социаль түләүләр белән бәйле мәсьәләләр буенча мөстәкыйль рәвештә Россия Социаль фондының Бердәм контакт үзәгенә шалтыратырга яки Фондның якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Минем Казан» порталында кибермошенниклардан саклану өчен кирәкле мәгълүмат тупланган аерым
бүлек ачылды.