В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар җәй көне шәһәр паркларында һәм скверларында үзен ишетүләрен теләгәннәргә психологик яктан ярдәм итәчәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Волонтерлар чәршәмбе көннәрендә 16:00–19:00 вакыт аралыгында шәһәр паркларында, скверларында кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә ала, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Проект үз кичерешләре белән уртаклашырга, хисси ярдәм алырга һәм үзен ишетүләрен теләгән һәр кешегә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2025 елда волонтер психологлар Казанда яшәүче 400 гә якын кешегә ярдәм иткән.
Волонтер булырга теләүчеләрнең махсус форманы тутырулары сорала. Гариза каралганнан соң катнашучыларны онлайн яки офлайн форматта уздырыла торган әңгәмәгә чакырачаклар.
Сайлап алу этабын уза алган волонтерлар кереш семинарга чакырыла.
Алдарак шимбә көнне, 23 майда, Горки-Әмәт урманында Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон ачылышына багышланган зур фестиваль уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде.