Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Тощева Елена Александр кызы

Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 299-17-17

Почта: Elena.Toshheva@tatar.ru

Адрес: 420014, Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт, 510 булмә

Кабул итү сәгатьләре: Сишәмбе 14.00 - 18.00 (30.03.2020-30.04.2020 гражданнарны кабул итү булмаячак)

1963 елның 14 июлендә Казан шәһәрендә туа.

Ике югары белем. Белеме: икътисадчы-математика белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын, дәүләт һәм муниципаль идарә менеджеры белгечлеге буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтын тәмамлаган.

1980 елдан 1985 елга кадәр - Казан дәүләт университеты студенты.

1985-1995 елларда - Казан шәһәренең «Элекон» җитештерү берләшмәсе инженеры, инженер-программисты.

1995-2004 елларда - оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече, баш белгече, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы администрациясенең оештыру бүлеге башлыгы.

2004-2006 елларда  -Казан шәһәре Авиатөзелеш районы администрациясе аппараты җитәкчесе.

2006 елдан 2010 елга кадәр - «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш районы администрациясе»муниципаль берәмлеге Аппараты җитәкчесе.

2011 елның гыйнварыннан – Казан шәһәре Башкарма комитетының муниципаль эшчәнлекне контрольдә тоту һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы.

«Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале, «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә»медале белән бүләкләнгән.

"Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре «дигән мактаулы исемгә ия.



Все контакты