Тормыш юлы
1974 елның 16 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туа.
“Юриспруденция” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.
“Сәясәттә һәм икътисадта коммуникацион менеджмент” программасы буенча Дәүләт университы – Югары икътисад мәктәбендә (Мәскәү) белем ала.
“Югары икътисад мәктәбе” милли эзләнү университетында (Мәскәү) “Эшлекле администраторлык остасы – Master of Business Administration (MBA)” өстәмә квалификациясен ала.
1991-1993 еллар – кораллы көчләрдә хезмәт итә.
1993-1998 еллар – Казан дәүләт университетында укый.
1998 ел – “КамАЗ” сәүдә-финанс компаниясендә сату менеджеры булып эшли.
1998 ел – “КамАЗ” сәүдә-финанс компаниясе АҖ Татарстан Республикасында сату бүлеге башлыгы.
1998-2000 еллар – Түбән Кама шәһәренең Техник инвентаризация бюросы башлыгы урынбасары.
2000 ел – Түбән Кама районының Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы аппаратының оештыру бүлеге мөдире урынбасары.
2000-2003 еллар – Түбән Кама районының Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы аппаратының торак мәйданны бүлүне учетка алу бүлеге мөдире.
2003-2005 еллар – Түбән Кама районының Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары.
2008 ел – “Иске Чишмә авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге советы депутаты, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары.
2005 ел – Казан шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе.
2006-2014 еллар – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.
2014 елдан хәзерге вакытка кадәр – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.
Бүләкләре:
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2006, 2017, 2018);
“Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале (2009);
“Фидакарь хезмәте өчен” медале (2012);
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2014);
Дуслык ордены (2016);
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2017, 2018);
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014);
“Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2015);
“Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2016);
“Хәрби хезмәттәшлекне ныгыту өчен” медале;
РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты;
“Бөтенроссия халык санын уздыруда керткән өлеше өчен” медале;
“Казан файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе (2019).