Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2020, 10:38

2 ноябрьдә «100//ЛИЦА» проекты ансамбльләре республика конкурсына йомгак ясалачак

Эпидемиологик хәл аркасында сынаулар дистанцион форматта үткәрелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 2-нче ноябрьдә «100//лица» проекты кысаларында үткәрелә торган «Укытучы - укучы» ансамбльләре конкурсына йомгак ясалачак.

Конкурста җиңү өчен укытучылардан һәм укучылардан торган иҗади ансамбльләр көрәшә. Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле сынаулар дистанцион форматта уздырыла. Жюри фортепиано, кыллы, тынлы, халык уен кораллары бүлекчәләре, балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре вокалы эшләре белән видеоязмалар карый. Эшләр Kazan.dmsh-2@yandex.ru почтасына кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләрне 2-нче ноябрьдә өч яшь категориясендә билгеләячәкләр: 9 яшькә кадәр, 10 яшьтән 12 яшькә кадәр һәм 13 яшьтән 17 яшькә кадәр.

Шулай ук «100//ЛИЦА» проекты кысаларында 1 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Чиксез сольфеджио» олимпиадасы узачак. Анда катнашуга заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: dmsh8.kzn@tatar.ru.

 

Барлык яңалыклар