Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2021, 13:46

Балалар белән нәтиҗәле аралашу һәм татар телен өйрәнү буенча япон тәҗрибәсе – Казанда укытучылар өчен семинар узачак

Казан һәм чит ил белгечләренең лекцияләре 18-нче ноябрьдә «Унбер» лицеенда узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU 15-нче ноябрь). Казанда татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары дәвам итә. 18-нче ноябрь көнне «Унбер» лицеенда эшләрендә яңа укыту программаларын кулланучы практик педагоглар хезмәттәшләре каршында үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. 300 укытучы чакырылган икенче семинар программасы Казан һәм чит ил белгечләренең телне өйрәнүнең төрле методикаларына, дәресләрдә Мещерякова системасы буенча уен техникасын куллануга, шулай ук укучыларны мотивацияләүгә багышланган биш лекциясеннән тора.

Татар һәм инглиз теле укытучысы, «Сәлам» яңа буын дәреслеге авторларының берсе Эльвира Маркова әлеге уку әсбабы буенча телне нәтиҗәле укыту методлары турында сөйләячәк.

Халыкара кембридж системасы буенча укытуның нигезләре турында укытучылар «Бала-сити» мәктәбенең халыкара программасы җитәкчесе Шеймус Коллдан беләчәк. Лектор инглиз телендә чыгыш ясаячак, тыңлаучыларга татарча синхрон тәрҗемә тәкъдим ителәчәк.

Токионың чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма, үз чиратында, татар телен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм япон югары уку йортында аны укыту үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Дәресләрдә уен техникасы белән хезмәттәшләрен 117-нче номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Валерия Мещерякова системасы тьюторы Фәния Газизова таныштырачак.

Ә «Унбер» лицееның инглиз теле укытучысы Айрат Хәбибуллин балалар аудиториясе белән нәтиҗәле аралашу һәм укучыларның телгә карата кызыксынуларын арттыру темасына чыгыш ясаячак.

Семинар 15:00 сәгатьтә «Унбер» лицеенда Юныс Әхмәтҗанов урамы, 9 йорт адресы буенча башланачак.

Казан Мэриясе тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган семинарлар циклы декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Беренче семинар октябрь ахырында узды, анда 280 укытучы катнашты.

Барлык яңалыклар