Катнашучылар өчен текстлар төрек, бурят, грузин, әрмән, гарәп, алман һәм башка телләрдә әзерләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 16-нчы һәм 17-нче октябрьдә Татарстанда «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» дигән белем бирү акциясе узачак. Казанда чара Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе базасында түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан урамы, 40.
Анда яше, милләте һәм туган телләрне белү дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Катнашучылар текстларны төрек, бурят, әзәрбәйҗан, грузин, әрмән, гарәп, чуаш, мари, удмурт, алман, украин, кыргыз, башкорт һәм һинд телләрендә язачаклар.
Диктант текстлары Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучылары, Башкортстан, Мордовия, Чувашия һәм Удмуртиянең әйдәп баручы югары уку йортлары филологлары тарафыннан сайлап алынды. Диктор сыйфатында регионда тел белгән кешеләр җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Диктант язарга мөмкин булган мәйданчыкларның тулы исемлеге һәм оештыручыларның контакт мәгълүматлары сылтама буенча урнаштырылган.
Диктантта катнашып, социаль дистанцияне үтәргә һәм COVID-19-дан шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк.