«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!»: Татарстан башкаласына «Хәтер уты»н алып килделәр

Денис Гордийко фотосы

Бүген Казанның тимер юл вокзалында Мәскәүнең Александров бакчасында урнашкан Билгесез солдат кабере каршындагы Мәңгелек ут өлешен – «Хәтер уты»н каршы алдылар. Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, яшьләрне, җәмәгатьчеләрне һәм республика халкын берләштергән унынчы мәртәбә уздырыла торган Халыкара ватанпәрвәрлек акциясе оештырыла.

Бүген «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең бинасы янында парад һәм «Хәтер уты»н тапшыру тантанасы узачак, анда Россия Герое Рәсим Баксиков катнашачак. Аннары Мәңгелек утның өлешен Ветераннар йорты яныннан уздырачаклар, ә иртәгә аны Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрына алып киләчәкләр. Анда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узачак. Шуннан соң «Хәтер уты» акциясе Татарстан районнарында дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сабирова бу акциянең төбәк өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте: «Хәтер уты – җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерү, халкыбызның батырлыгына хөрмәт билгесе һәм дәлиллеге. Татарстан өчен батыр халкыбызның, аларның кыю гамәлләре истәлеген туган җирдә каршы алу һәм ветераннарга, яшьләргә, Бөек Җиңү елларында кичергән үз шәхси тарихы булган һәркемгә тапшыру зур мәртәбә».

Быел Мәңгелек утның өлешләрен Россия Федерациясенең 71 субъектында һәм 200 торак пунктта 400дән артык ветеранга тапшырачаклар, шулай ук Ауропа, Азия һәм Африканың 14 дәүләтенә китерәчәкләр, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Хәтер уты» акциясе «Халык фронты» хәрәкәте тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә. Ватанпәрвәрләр хәрәкәте активистлары Мәңгелек ут өлешен ветераннарга, махсус хәрби операциясендә алгы сызыкта торган сугышчыларга, Россия төбәкләренә һәм чит илләргә илтәләр. Быел акция унынчы мәртәбә уздырыла.

2026-05-06T09:35:51+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.